Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова 16 февраль көнне «Әтигә бүләк» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара патриотик хисләр тәрбияләү, үз-үзеңне бәяләү, игътибар, караш, фантазия һәм иҗади сәләтләрне үстерү максатыннан үткәрелде.
Дәрес башында якынлашып килүче бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне турында әңгәмә булды. Белгеч катнашучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм аның әһәмияте белән таныштырды, төрле еллардагы сугыш рәсемнәре белән иллюстрацияләр күрсәтте, хәрби техника турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бу бәйрәмне Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән һәм Ватан алдындагы бурычларын үтәгән ир-атлар билгеләп үтә. Аннан соң инструктор балаларга бәйрәмгә әтиләре өчен зур булмаган бүләкләр ясарга тәкъдим итте, эшнең барышы белән таныштырды. Календарь–бүләк шаблонын әзерләгәндә, катнашучылар «оригами» техникасы ярдәмендә ак кәгазьдән көймә ясадылар, аны календарьга ябыштырдылар һәм үз эшләнмәләрен төрле детальләр: флаг, кояш, акчарлак һ.б. белән бизәделәр. Балалар бик теләп бәйрәм көнендә үз бүләкләрен әти-әниләренә яки абыйларына ничек бүләк итәчәкләрен әйттеләр.
Дәрестә 13 балигъ булмаган бала катнашты.