«Минем медиакуллану стиле»

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова 18 февраль көнне 15 нче социаль участогында «Минем медиакуллану стиле» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Җәмгыятьнең кыйммәтен күрсәтүче медиапродукция үрнәкләрен карау максаты белән әлеге чарага 10 яшүсмер килгән иде.

 Белгеч катнашучыларны «медиапотребление» төшенчәсе белән таныштырды, аңа газета-журналлар уку, телепрограммалар карау һәм радио тыңлау, интернет-активлык керә. «Минем медиакуллану стиле» һәм «Галәм утраулары» күнегүләре барышында катнашучылар Интернетның хәзерге дөньяда да, үз тормышларында да роле турында фикер алыштылар.

Дәрес балалар өчен файдалы үтте. Алар медиапродукциянең нинди үрнәкләре чыннан да мөһим булуын һәм аларның дөреслеге, ышанычлылыгы һәм куркынычсызлыгы ягыннан мәгълүмат ресурсларының сыйфатын тәнкыйть белән бәяләргә кирәклеген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International