Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Әфганстан - безнең хәтердә» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: патриотизм хисен формалаштыру, кайнар нокталарда булган кешеләргә хөрмәт тәрбияләү, Ватанга, хәрби хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.
Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З. “Ирекле Волонтер” оешмасы белән берлектә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган "Аларның исемнәре безнең йөрәкләрдә" исемле акция үткәрделәр
Ватан тарихының истәлекле даталары кысаларында 2021 нче елның 15 нче феврале көнне Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Будапештны азат итү» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: Бөек Ватан сугышы тарихының героик һәм фаҗигале сәхифәләре белән таныштыру, гражданлык һәм патриотизм хисе формалаштыру.
Муса Җәлил: бөек шагыйрьнең тормыш юлы
Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 16 февраль көнне тәрбияче Зарипова В.Ф. Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган музыкаль кичә үткәрде.
Бәйрәм башында Максим Лебедев һәм тәрбияче шагыйрьнең татар һәм рус телләрендә «Җырларым» шигырен укыдылар. Педагог, Муса Җәлил тормышы турында презентация кулланып, шагыйрьнең иҗаты һәм батырлыгы турында кызыклы һәм үтемле формада сөйләде. Балалар шигырьләр һәм җырлар башкардылар: Ю.Илшат - «Батыр егет» җырын, Б. Полинина - «Кызыма» шигырен, А. Азалия әбисе белән бергә «Әтәч»җырын башкардылар. Реабилитантлар чын артистлар кебек «Песием»җырын сәхнәләштерделәр. Чара ахырында балалар «Күрсәт әле үскәнем» һәм «Чума үрдәк, чума каз» әйлән-бәйлән уенында бик теләп катнаштылар.
2021 нче елның 15 нче февралендә «Кайгырту» приютында тәрбияче Якупова В.Т. мәктәп яшендәге балалар белән Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу максатыннан герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга (1906-1944) багышланган чарада булдылар.
“Туган илем, туган ягым” программасы кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб «Мин – Россия гражданины» дигән чара уздырды. Максат: «Гражданин», «Конституция», «Гражданнарның хокуклары һәм бурычлары» төшенчәләре турында белемнәрне киңәйтү, патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Самоопределение воспитаннкиов десткого приюта как основа их професиональной ориентации
Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Шагыйрь исеме йөрәктә яши» дип исемләнгән әдәби кичә.
Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә 15 февральдә ел саен үткәрелә торган әфган сугышында һәлак булучыларны искә алу көненә багышланган чара үткәрелде.
Мамадыш муниципаль районының «Забота «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре» Балачак унъеллыгы» кысаларында «Патриот» программасы буенча социаль хезмәт алучылар балаларын шәһәр туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә җәлеп иттеләр.