15.02.2021 елны, душәмбе.
1906 елның 15 февралендә татар шагыйре Муса Җәлил(Муса Мостафа улы Җәлилов) туа. Муса Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шуның өчен көрәшергә чакыра.
Бүген безнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган « Шагыйрь исеме йөрәктә яши» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Үз иҗаты һәм үз батырлыгы булган герой-шагыйрьнең язмышын һәм биографиясен бик кызыксынып тыңладылар безнең йортта яшәүчеләр. Аның язмышы безне бүген дә борчудан туктамый. Чара барышында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар шагыйрьнең шигырьләренә рәсемнәр ясадылар. Муса Җәлил язган шигырьләр укылды. Безнең картлар йортында яшәүче Арсланова Мәүлидә апа инде 71 яшендә булса да, яшь вакытта өйрәнгән Муса Җәлил шигырьләрен һаман да яттан белә һәм яратып сөйли.
Чараның максаты: бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, шигърияткә карата кызыксыну һәм мәхәббәт уятырга ярдәм итү.
(2).jpg)