Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” Әфган сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алу көненә багышланган танып-белү чарасы

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә 15 февральдә ел саен үткәрелә торган әфган сугышында һәлак булучыларны искә алу көненә багышланган чара үткәрелде.

15 февраль – совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне. Бу безнең илебез өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды.

Балаларга әфган сугышы һәм үзләренең гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп дәүләт фәрманын үтәүчеләрнең батырлыкларын халкыбызның онытмавы турында фильм күрсәтелде. Аннары балалар белән тематик уеннар оештырылды: “мина кыры” буйлап үттеләр, хәрби техника турында табышмаклар аша белемнәрен арттырдылар.

Тәрбиячеләр Филсинә Гарәфиева һәм Алия Сабирова әйтүенчә, мондый чаралар балаларда патриотик хисләр, туган илгә мәхәббәт, сугыш батырларына хөрмәт һәм рәхмәт хисләре тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International