«Будапештны азат итү»

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Ватан тарихының истәлекле даталары кысаларында 2021 нче елның 15 нче феврале көнне Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Будапештны азат итү» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: Бөек Ватан сугышы тарихының героик һәм фаҗигале сәхифәләре белән таныштыру, гражданлык һәм патриотизм хисе формалаштыру.

Дәрес 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар арасында сораштыру белән башланып китте. Аннары белгеч сугышның һәр көне диярлек – нинди дә булса истәлекле дата, дип сөйләде. Шулай итеп, 1945 елның 13 февралендә совет армиясе Будапешт шәһәрен – Венгрия башкаласын азат итә. СССР Хәрби Советы Президиумының 1945 елның 9 июнендәге Указы белән «Будапештны алган өчен» медале гамәлгә кертелә. Аның белән героик штурм һәм будапештны алуда турыдан-туры катнашучылары, шулай ук хәрби операцияләр җитәкчеләре бүләкләнә.

Дәрес ахырында нәтиҗә ясалды: Будапештны азат итү операциясе - илебез тарихында мөһим сәхифә. Аның турында белергә һәм истә тотарга, үз гомерләре бәрабәренә җирдә тынычлык өчен көрәшкән совет солдатлары белән горурланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International