Муса Җәлил: бөек шагыйрьнең тормыш юлы
Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 16 февраль көнне тәрбияче Зарипова В.Ф. Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган музыкаль кичә үткәрде.
Бәйрәм башында Максим Лебедев һәм тәрбияче шагыйрьнең татар һәм рус телләрендә «Җырларым» шигырен укыдылар. Педагог, Муса Җәлил тормышы турында презентация кулланып, шагыйрьнең иҗаты һәм батырлыгы турында кызыклы һәм үтемле формада сөйләде. Балалар шигырьләр һәм җырлар башкардылар: Ю.Илшат - «Батыр егет» җырын, Б. Полинина - «Кызыма» шигырен, А. Азалия әбисе белән бергә «Әтәч»җырын башкардылар. Реабилитантлар чын артистлар кебек «Песием»җырын сәхнәләштерделәр. Чара ахырында балалар «Күрсәт әле үскәнем» һәм «Чума үрдәк, чума каз» әйлән-бәйлән уенында бик теләп катнаштылар.