Арчаның « Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге педагог-психологы Сабирова А.В. коллективны берләштерү һәм командада хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерү буенча тренинг үткәрде.
2021 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстан Демократик Республикасыннан чыгаруга 32 ел тулды. Балтач муниципаль районында бу көнгә багышланган чаралар митинг һәм «Ватан сугышчылары» һәм «Геройлар Аллеясы» паркларында веноклар, чәчәкләр салу белән башланып китте. Аннан соң, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, аналар, үлгән сугышчыларның туганнары мәдәният үзәгенә юнәлделәр. Биредә аларны фуршет һәм тематик концерт программасы көтә иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдиновның, хәрби комиссар Васил Вәлиевның сәламләве 2021 нче елда юбилейларын билгеләп үткән әфганчыларны бүләкләү, концерт номерлары һәм юбилей медальләре тапшыру белән тәмамланды.
Нурлат муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Дәүләт бюджет учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре» Демография «милли проектының» «Олкән буын " проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау һәм типлаштыру эше дәвам итә.
2021 нче елның 15 нче февралендә татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеккан, “Берёзка” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль ярдәм алучылар мәдәни хәзмәтләр В.А. Альметкин җтәкчелегендә Баулы шәһәре 6 нчы санлы урта мәктәбенә герой-шагыйрьнең музеена экскурсиягә бардылар.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы дәрес узды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру чаралары кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә үзәкнең социаль хезмәткәрләре өчен «Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе»ндә «Эштә эмоциональ яну» темасына укулар үткәрелде.
"Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә “Радуга” комплекслы үзәгенең гаиләсенә һәм балаларына социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балаларны сәламәт яшәү рәвеше һәм спортка җәлеп итү максатыннан психолог Артеполихина Галина, социаль хезмәт күрсәтүче балигъ булмаган балалар белән “Мин сәламәт яшәү рәвеше өчен!” дигән төркем дәресе үткәрелде.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган презентация карау белән танып-белү сәгате узды.
15 февраль көнне Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә татар шагыйре "Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән чара узды.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Барлык хисләр дә мөһим» дигән темага мини-тренинг үткәрде.