Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 115 ел тулуга багышланган чара. Алексеевск районында «Кайгырту» приюты.

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

2021 нче елның 15 нче февралендә «Кайгырту» приютында тәрбияче Якупова В.Т. мәктәп яшендәге балалар белән Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу максатыннан герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга (1906-1944) багышланган чарада булдылар.

Китапханәче Счастлива Татьяна Александровна герой-шагыйрь турында сөйләде, Муса Җәлилнең иҗаты, батырлыгы һәм Моабит дәфтәрләре турында презентация күрсәтте. Балалар Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка», «Подъездагы очрак» шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Шулай ук тәрбияләнүчеләр шагыйрьнең китаплары күргәзмәсе белән таныштылар, Муса Җәлил тормышы турында хикәяләр тыңладылар.

Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International