Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Әфганстан - безнең хәтердә» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: патриотизм хисен формалаштыру, кайнар нокталарда булган кешеләргә хөрмәт тәрбияләү, Ватанга, хәрби хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрестә Совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасына кертү сәбәпләре, совет сугышчыларының батырлыгы турында, аларның җирле халыкка түләүсез ярдәм күрсәтүе турында сөйләделәр.
Белгеч һәм балалар уртак нәтиҗә ясадылар: Әфган сугышы тарихта еракта калса дә, ул еллардагы вакыйгалар турында барлык буын белергә һәм истә тотарга тиеш. Ул кешеләргә сугыш - куркыныч, коточкыч дип искәртү булсын. Мондый хәл беркайчан да кабатланырга тиеш түгел.