«Мин – Россия гражданины».

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

“Туган илем, туган ягым” программасы кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб «Мин – Россия гражданины» дигән чара уздырды. Максат: «Гражданин», «Конституция», «Гражданнарның хокуклары һәм бурычлары» төшенчәләре турында белемнәрне киңәйтү, патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең кереш өлеше балалар белән танышудан, катнашучылар арасында «Ватан», «Конституция», «Хокук» һәм «Бурычлар» төшенчәләрен белүләре турында сораштырудан торды. Балалар сорауларга актив җавап бирделәр һәм үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар. Дәреснең төп өлеше практик эш белән дәвам итте, анда балалар ил гражданины, патриот нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен уйларга һәм язарга тиеш булдылар. Аннары бәян ителгән фикерләр буенча сөйләшеп алдылар. Шулай ук балаларга Россия Федерациясе Конституциясенең Россия гражданины хокукларын һәм бурычларын регламентлаучы кайбер мөһим маддәләре буенча аңлатмалар бирелде. Соңыннан балалар белән танып-белү уеннары үткәрелде.

 Ахырда дәрескә йомгак ясалды, катнашучылар алган мәгълүматның файдалы булу-булмавын, бик күп кызыклы һәм яңа әйберләр үзләштерүләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International