Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында «Аҗаган чарасы»

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Аҗаган-ул хәрби-спорт бәйрәме, ул катнашучыларга башлангыч хәрби әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда көчле хис-кичерешләр бирә. Җәлил картлар йортында  да культуранизатор Шәрәфетдинова Илүзә, тәрбияче Гаязетдинова Резеда һәм хезмәт буенча инструктор Гильманшина Зөлфирә «Аҗаган» дигән чара оештырдылар.

Максат: 1. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

2. Хәрби-спорт төрләрен популярлаштыру.

3.Физик сыйфатларны җитезлек, чыдамлыкны үстерергә, логик фикерләүне үстерергә.

 Уен ике командадан торды. Уен саф һавада бик дус һәм куңелле узды. Оештыручылар бик кызыклы сынаулар әзерләгәннәр иде.

Мондый уеннар социаль хезмәт алучыларда үзара ярдәмләшү, түземлек, тапкырлык, кыюлык, катлаулы хәлләрдә бердәм эш итә белү, шулай ук хәрәкәтләр ярдәмендә организмны савыктыру хисе тәрбияли. Барлык командалар да этапларны бик лаеклы үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International