2021 елның унсигезенче февралендә ГАУСО "Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс үзәге" ГАУСОның өйдәге социаль хезмәтләр бүлегенең социаль хезмәткәре Гүзәлия Хузина, социаль хезмәтләр алучы Миннихатира Галеевна белән дәрес оештырды. Дәрес "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы нигезендә, өйдә лекция рәвешендә үткәрелде. Лекциянең темасы: "Дару препаратларының тискәре реакциясе." Аның максаты: олы яшьтәге кешеләр тарафыннан даруларның терапевтик дозаларда куллану аркасында зарарлы һәм көтелмәгән эффектларын бәяләү, аларны булдырмый калу һәм кисәтү.