“Кешегә мәгълүмат йогынтысы " темасына дәрес үткәрелде

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 18 нче  февралендә «Яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру»  программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай  муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина Яна поселок урта белем бирү мәктәбендә «Кешегә мәгълүмат йогынтысы», “Тормыш кыйммәтләре һәм ориентирлары”  дигән темага 8 класста 14 укучыга чара үткәрде.

Чараның максаты: иҗтимагый аң формалаштыру һәм яшь буынның гражданлык позициясен булдыру, медиапродукцияне анализлау,манипулятор буларак телевидение турында фикер алышу, критик фикерләүне үстерү.

      Чара барышында психолог укучыларның сорауларына җавап бирде, "дөньяга караш», «аңлы тормыш», “рухи кыйммәтләр” төшенчәләре ачыклады,  балалар стереотиплар турында фикер алыштылар, медиа киңлегенең әһәмияте билгеләделәр.

    Укучылар хәзерге дөньяда әйләнә-тирәне объектив бәяләүгә ,югалып калмаска ярдәм итә торган белемнәр  алдылар; рухи кыйммәтләрне :шәхси, профессиональ, Россия күләм, глобаль категорияләр буенча бүлергә ойрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International