2021 нче елның 16нчы февралендә «Забота» приютының шәфкать туташы Секалина Галина Анатольевна мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Сәламәтлек алтыннан кыйбатрак» дип исемләнгән сәламәтлек минуты үткәрде.
Чараның максаты: балаларда сәламәтлеккә аңлы мөнәсәбәт һәм сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗны формалаштыру.
Бурычлар: балаларда хәтер, сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллаулар формалаштыру. Дәрестә балалар сәламәтлек, аны саклау юллары турында фикер алыштылар. Сәламәтлек – ул авыру яки физик җитешсезлекләр булмау түгел, ә тулы физик, рухи һәм социаль иминлекнең торышы. Безнең ашау-эчү, дәресләр үткәрү, йоклау, йөреп кайту өчен вакытыбыз бар. Көн режимы дисциплиналы булырга, сәламәтлекне ныгытырга, үз эшләреңне һәм бурычларыңны яхшы һәм сыйфатлы итеп башкарырга ярдәм итә. Балалар белән берничә гимнастика күнегүе үткәрелде, һава ванналары кабул ителде. Балалар, чыныккан кешеләр азрак авырый, авыруларны җиңелрәк кичерәләр, дигән нәтиҗәгә килделәр.