2021 нче елның 15 февралендә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән Әфганстан сугышчылары истәлегенә багышлап бильярд буенча турнир үткәрелде. Бильярд уйнарга яратучылар бу уенның файдасын күреп, уеннан зур кәнагатьләнү алдылар. Бер-берсе белән танышудан тыш, алар өстәл бильярдының барлыкка килү тарихы һәм уен кагыйдәләре белән таныштылар. Турнирның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм үстерү тора. Өлкән яшьтә булуларына да карамастан, катнашучылар үзләренең җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Турнир дустанә шартларда узды.
Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ишетмәүчеләр һәм начар ишетүче кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен “Поддержка” аралашу клубы эшли.
2021 елның 18 февралендә «Үзеңә психолог» программасын гамәлгә ашыру кысасында «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Тукай комплекслы үзәге балаларына һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насырова «Мин һәм минем чикләр» дәресе үткәрелде.
2021нче елда Яр Чаллы шәһәренең «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Татарстан Республикасында 2019- 2021нче елларга каралган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру эшен дәвам итә. Татарстан Республикасында озак вакытлы карау системасы кысаларында учреждение эшендә стационарны алыштыручы мондый технологияләр кулланыла:
- “Мобиль бригада”;
- “Өлкән яштәгеләрне тәрбиягә алучы гаилә”;
- “Тәрбия мәктәбе”;
- “Караучы”.
17 февральдә, 2022 елгы махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында, Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен Fit 5 программасы буенча дәрес үткәрелде.
Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында " зур булмаган тренажер залы урнаштырылган. Анда һәр көнне интернатта яшәүчеләр актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәләр .
Актив яшәү рәвеше һәр кеше өчен бик мөһим. Даими тренировкалар ярдәмендә гәүдәдә энергия һәм авыруларга каршы торучанлык арта. Шулай ук физик күнегүләр организмда картаю процессларын да акрынайталар. Тренировка физик һәм психологик халәттә дә уңай чагылыш таба, хәтерне, кәефне яхшыртырга ярдәм итә.
2021 елның 16 февралендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Лифанов Виктор Владимирович мәктәпкәчә яшьтәге (8 бала) тәрбияләнүчеләр белән предметны аңа карамыйча тасвирларга өйрәтү максатыннан «Бел әле» дидактик уенын үткәрде.
Бурычлар: - җитди билгеләр күрсәтеп, балаларны предметны тасвирларга өйрәтергә;
- предметның тасвирламасы буенча аны белергә;
- хәтерне, сүзне үстерергә.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Күңелле стартлар» спорт конкурсы узды.
Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психологик коррекция дәресләре