Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова, Мәдинә Хаҗарова, физик-культура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова, психолог Чулпан Галләмова һәм хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» төбәк инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галеев ярдәме белән Ватанны саклаучы көненә багышланган шашка һәм дартс буенча ярышлар үткәрделәр.
Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, тернәкләндерү активлыгын үстерү, социаль хезмәт алучыларның үз-үзләрен бәяләвен арттыру һәм аларның ялын оештыру.
Оештыручылар чара башында барлык ир-атларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм Әсхәт Фәргатовичның ярышларда катнашучыларга лаеклы җиңү яулауларын теләвен җиткерделәр. Уен кагыйдәләре турында сөйләделәр, «Дартс» уенында катнашучыларны куркынычсызлык техникасы белән таныштырдылар һәм үзләре сайлап алган уен төрләрендә уңышлар теләделәр. Социаль хезмәт алучылар физик мөмкинлекләре һәм сәламәтлекләренә карап, үзләре ике төр уеннан файдалану мөмкинлеге турында хәбәрне шатланып каршы алдылар.
Шашка уенын яратучылар талгын музыка һәм тыныч атмосфера шартларында
интеллектуаль шашка дөньясына чумдылар. Аларның һәркайсы көндәшләренең һәм үз гамәлләренең комбинация хәрәкәтләрен исәпкә алып, җиңүгә омтылдылар.
Дәртле "Дартс" уенында катнашучылар, спорт азарты һәм ярышта җиңәргә әзерлекләре белән, мишеньга дротиклар ыргыттылар. Һәрбер атуда алар үз нәтиҗәләрен яхшыртырга тырышып, үзләренең ыргыту осталыкларын, төгәллекләрен күрсәттеләр.
Уен барышында социаль хезмәт алучыларның, үз дулкынлануларын гына җиңеп калмыйча, уенда җиңүне дә, җиңелүне дә лаеклы рәвештә кичерүләре, көндәшләре өчен борчулары белән сөендерделәр.
Чара ахырында очколар суммасы буенча җиңүчеләр билгеләнде. Призерлар мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Ярышлар җылы дустанә шартларда узды. Социаль хезмәт алучылар ярышларның оештырылуыннан, осталык һәм кызыксыну дәрәҗәсе буенча аралаша алуларыннан, шулай ук анда катнаша алу мөмкинлекләре тудырылудан канәгать калдылар.
Чарада кырык сигез кеше катнашты.