ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова «Чәчәкләрдән композиция»   дигән темага ,оригами техникасы кулланып, чәчәк ясау буенча чара үткәрде.

2021 нче елның 5 нче мартында туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Түбән Каманың "Веста" Үзәгенең социаль эш буенча белгече Миләүшә Авзалова хезмәткәрләр өчен "Мин татарча сөйләшәм" дигән интерактив дәрес үткәрде.  Максаты: татар телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәнү.

Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тернәкләндерү  һәм карау мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру кысаларында, социаль хезмәтләр алучы инвалидны караучы туганнары белән гамәли индивидуаль дәрес үткәрелде. Дәрестә булган тернәкләндерү чаралары күрсәтелде һәм аларны куллану буенча киңәшләр бирелде.

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында өйдә (урын өстендә) социаль хезмәткәр һәм туганнары катнашында индивидуаль дәрес үткәрелде. Түбәндәге темалар кузгатылды:

- тербияләгәндә техник тернәкләндерү чараларын куллану;

- аз мобильле тирәсендә торак киңлегенең куркынычсызлыгы һәм дөрес оештырылуы;

- төшү профилактикасы.


9
март, 2021 ел
сишәмбе

 

«Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел...» проектын тормышка ашыру кысаларында, Баулы муниципаль районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яшь патриотлар» отряды волонтерлары белән берлектә, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтүче тыл хезмәтчәннәрен 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Балалар аларга үз куллары белән ясалган бәйрәм открыткалары тапшырдылар.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бу көнне «Ягез әле, кызлар!» дип аталган кызыклы һәм күңелле программа белән билгеләп үтәлде. 

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү эше кысаларында 2021 нче елның 4 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова 12 нче санлы социаль участокта 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган «Йөрәктән йөрәккә» дигән открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Максат: балаларның файдалы эшчәнлеген оештыру; игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү аша күңелле хис-кичерешләр бүләк итү мөмкинлегенә катнашу хисе тәрбияләү.

8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова 12 нче санлы социаль участогында 7 балигъ булмаган бала арасында 8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Без - кызлар арасында» дигән бәйрәм чарасы үткәрде.

«Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече 2021 нче елның 5 нче марты кцнне 13 нче санлы социаль участогында 11 балигъ булмаган бала өчен «Үзең сайлаган тормыш» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, үз сәламәтлегеңне саклап калырга өйрәтү, наркотикларга юл куймаска өйрәтү.

2021 елның  9 мартында   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә фән һәм технология елын үткәрү кысаларында тәрбиячеләр белән тернәкләнү узучы балалар “Тәрәзә төбендә бакча” дигән тикшеренү эшенә “старт” бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International