Беренче язгы бәйрәм 8 Март-гүзәл затлар бәйрәме. Бу көн үзенчәлекле, ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән җылытылган, чәчәкләр һәм наз белән бизәлгән. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бу көнне «Ягез әле, кызлар!» дип аталган кызыклы һәм күңелле программа белән билгеләп үтәлде. Приютта тәрбияләнүчеләр конкурс программасында катнаштылар, төрле осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Кызлар үзләренең артистлыклары, зирәклекләре, тапкырлыклары белән сөендерделәр. Бәйрәм чарасы үзенә яхшы, кояшлы, бәйрәм кәефе калдырды һәм барысына да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.
.jpg)