«Үзең сайлаган тормыш»

2021 елның 9 марты, сишәмбе

«Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече 2021 нче елның 5 нче марты кцнне 13 нче санлы социаль участогында 11 балигъ булмаган бала өчен «Үзең сайлаган тормыш» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, үз сәламәтлегеңне саклап калырга өйрәтү, наркотикларга юл куймаска өйрәтү.

Дәрес башында балалар белән табигать бүләк иткән бәһасез бүләк - сәламәтлек турында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдән соң балалар "Сәламәтлек" мәктәбенә киттеләр, анда сәламәтлек үзенчәлекләре, аның турында ничек кайгыртырга кирәклеге турында бик күп яңалыклар белделәр.Шулай ук «наркотик» төшенчәсе һәм ул кеше организмына нинди йогынты ясавын ачыкладылар. «Белем-көч» бәйгесе бик кызыклы үтте, ул балаларның сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен ачыкларга ярдәм итте.Ә аннары бергәләп сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында киңәшләр белән яфраклар ябыштырып, сәламәтлек агачын ясадылар.

Чара ахырында балалар белән нәтиҗә ясалды, балалар әлеге дәрестә нинди яңаларыклар белүләре белән уртаклаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International