"Мин татарча сөйләшәм"

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

2021 нче елның 5 нче мартында туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Түбән Каманың "Веста" Үзәгенең социаль эш буенча белгече Миләүшә Авзалова хезмәткәрләр өчен "Мин татарча сөйләшәм" дигән интерактив дәрес үткәрде.  Максаты: татар телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәнү.

Очрашу башында белгеч тагын бер кат искә төшергәнчә, 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителгән. Белгечләр өчен үзәктә ел дәвамында татар телен өйрәнү буенча методик сәгатьләр курсы узачак. Укыту процесска җәлеп ителүне таләп итә: белгәннәрне кабатлау, яңа сүзләр һәм фразлар өйрәнү, төрле биремнәрне үтәү, монологлар, диалоглар төзү һ. б.

Әлеге очрашуда катнашучылар татар алфавиты, кайбер авазлар һәм сүзләр әйтелеше белән таныштылар, гади диктант язып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International