«Өйгә визит ясау хезмәте» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлшат Салахова сәламәтлекләрендә авыр тайпылышлар булган балада кунакта булды. Белгеч Каринаны туган көне белән котлады һәм аңа күчтәнәчләр тутырылган пакет тапшырды. Хәйрия ярдәмен Регина Нотфуллина күрсәтте.
2021 елның 9 мартында Балтач районының Нөнәгәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Салихов Наил Салих улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Фердинанд Хайруллиннар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Зур Лызи I өлеш авылында Маргарита Васильеваның гаиләсендә тәрбиягә алып яшәүче 83 яшьлек Жилина Идеяне Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Лилия Гариповалар өйләренә барып котладылар. Идея апага ныклы сәламәтлек, иминлек, язгы кәеф теләп чәчәк бәйләме һәм бүләк күчтәнәчләр тапшырдылар.
Идея Жилина аңа күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлык өчен зур рәхмәт белдерде.
"Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортында" культорганизатор Мөбәрәкшина Г.Г. 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт оештырды.
Концертта интернатта яшәүчеләр үзләре дә катнашты. Шаян җырлар да, халык җырлары да җырланды,, гармун көенә биеделәр дә, Ермолаева Светлана биеде. Өлкәннәр күңел күтәренкелеге, энергия алдылар, барысы да канәгать калды.
2021 нче елның 9 нчы мартында безнең социаль ярдәм алучылар чираттагы тапкыр Марат Мөдәрис улы Ильясовта кунакта булдылар
Балтач районының Арбор авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әүхәдиев Рияз Гаптрахман улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, 10 нчы номерлы районара салым инспекциясе баш дәүләт инспекторы Руфинә Гыйлаҗевалар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
9 март көнне, Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, педагог Юлия Мельникова җитәкчелегендәге «Кызыклы эшләр республикасы» иреклеләр отряды, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет һәм Бөгелмә муниципаль районының иреклеләр үсеше координация үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина белән берлектә балалар өчен «Май киңлеге» дигән күңел ачу-уен ялы оештырдылар.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Бөгелмә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Шәрәфиевка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Елена һәм Бульц Гульназ социаль хезмәтләр алучы Сапожников Федор Григорьевич белән өйдә А.Д. Сахаровның тууына 100 ел тулуга багышланган чара үткәрделәр.
09.03.2021 ел. тәрбияче Лесагина Ю. А. тәрбияләнүчеләр белән берлектә мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр өчен «Радио уйлап табучы – Александр Попов» дигән видеофильм карадылар (технологияләр һәм фән елын үткәрү чаралары кысаларында)
Максаты: балаларны бөек рус уйлап табучысы А.С. Попов һәм аның ачышы белән таныштыру; уйлап табучының хезмәтенә хөрмәт, патриотик хисләр, безнең илдә эшләнгән ачышлар өчен горурлык тәрбияләү.
2021 нче елның 9 нчы марты көнне 12 нче санлы социаль участокта Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Фәнгә юл» программасы кысаларында 15 балигъ булмаган бала арасында «Аларның исемнәре – Россия горурлыгы» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: гражданлык, патриотизм, үз Ватаның өчен горурлык хисе формалаштыру; үз илең тарихына, аның күренекле шәхесләренә карата кызыксыну уяту.