«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Чәчәкләрдән композиция» дигән темага мастер-класс

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

     Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова «Чәчәкләрдән композиция»   дигән темага ,оригами техникасы кулланып, чәчәк ясау буенча чара үткәрде.

     Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның психоэмоциональ халәтен яхшырту, катнашучыларда күңел күтәренкелеге  һәм бәйрәм кәефе булдыру.

     Белгеч чәчәкләрнең әһәмияте турында сөйләде.

    Иҗади эшчәнлек барышында социаль хезмәт алучылар бергәләп үз куллары белән үстергән чәчәкләрне һәм аларның төсләрен искә төшерделәр.

     Белгеч Мәдинә Хажарова, оригами техникасы кулланып, кәгазьдән чәчәкләр ясау тәртибен аңлатты һәм күрсәтте.

Социаль хезмәт алучылар үзара аралашып, жылы атмосферада рухи байлык алып, бүлмәне язгы чәчәкләр белән бизәделәр. Үз куллары белән ясалган төрле төстәге чәчәкләр һәм оригами техникасы буенча оештырылган шөгыль, катнашучыларның кәефләрен яхшыртырга һәм күнел күтәренкелеген тоярга ярдәм итте

    Чарада дүрт кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International