ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2021 ел
сишәмбе

2021 нче елның 6 нчы марты көнне Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Котова 2 нче санлы социаль участокта «Әни куллары» дигән чара үткәрде. Максат: үз әниеңә карата мәхәббәт, якыннарыңа хөрмәт тәрбияләү, иҗади сәләтләрне үстерү, бәйрәм атмосферасы тудыру.

Инвалид балаларның ата-аналары белән эшләү буенча «Без бергә» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Диләрә Корягина 9 ата-ана арасында «Хатын-кызны чәчәк образлары аша ачу» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: үз индивидуальлегеңне ачу; уңай эмоциональ кәеф булдыру.

2021 нче елның 4 нче марты көнне 14 нче санлы социаль участогында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста»үзәге социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова 15 балигъ булмаган бала арасында фоамираннан чәчәк ясау буенча «Әнигә бүләк» дигән мастер-класс үткәрде. Максат: балаларга мәхәббәт, хатын-кызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, әниләренә, әбиләренә, сеңелләренә, сыйныфташларына кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү, иҗади сәләтләрне үстерү.

 

"Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә психолог Галина Артеполихина һәм социаль педагог Людмила Голубева "Коллаж" арт-терапевтик дәресе һәм "Спички - это..." иҗади дәресе үткәрде.

            Яңа Чишмә интернат-йортында бәйрәм алды атнасы бик бай эчтәлекле узды. Ир-атлар  хатын-кызлар өчен сувенирлар әзерләделәр. Тырышып «Сигезле " ләрне кистеләр, ялтыравыклар белән бизәделәр һәм бик матур эшләнмәләр барлыкка килде. "Аш-су мәктәбе" дәресләрендә барысы бергә «Селедка под шубой»дигән бәйрәм салаты әзерләделәр. Ә пешекчеләр үз чиратларында бәйрәм өстәле әзерләделәр, үз карамагындагыларны тәмле ризыклар белән сөендерделәр. 8 март көнне барысы да бәйрәм дискотекасына җыелдылар, матур итеп ясалган фотозонада фотога төштеләр. Әби-бабайлар әбиләрне матур теләкләр белән котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар.

04.03.2021. тәрбияче Зверева Е. Г. составында 8 кеше булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Әкияттә кунакта» театр түгәрәгенең «В. Сутеевның «Алма» әкиятеннән этюдлар һәм диалоглар уйнату» темасына дәрес үткәрде.

 Максат: балаларда гади образлы-сәнгатьле күнекмәләр формалаштыру, әкияти хайваннарның характерлы хәрәкәтләрен имитацияләргә, барлык сүзләрне әйтеп текст сөйләргә; коммуникатив күнекмәләрне, хыялны, хәтерне, игътибарны үстерергә өйрәтү.

07.03.2021 елда Алексеевскиның «Забота» приюты тәрбиячесе Корнева Н.О. балаларны рус халык костюмы, аның элементлары белән таныштыру, эстетик һәм сәнгати зәвык, иҗади фикерләү, алынган белемнәрне практик эштә куллана белү өчен шартлар тудыру максатында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Рус кокошнигы» исемле рәсем эшчәнлеге буенча дәрес үткәрде.

Дәрестә 8 бала катнашты.

2021елның 08 мартында «Забота» приюты тәрбиячесе Лифанов Виктор Владимирович мәктәпкәчә яшьтәге (9 бала) тәрбияләнүчеләр белән көнкүрештә куркыныч чыганаклары турындагы белемнәрне ныгыту максаты белән «Нокталар буйлап тоташтыр» дигән дидактик уенын үткәрде.

Бурычлар:

- вак кул моторикасын, хыялны үстерергә;

-башланган эшне ахырына кадәр җиткерә белү сәләтен тәрбияләргә.

05.03.20021 ел. социаль педагог Смелова Н. А. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән борчылулык һәм эмоциональ киеренкелекне төшерү буенча уен терапиясе үткәрде. Максат: борчу һәм эмоциональ киеренкелекне киметү. Дәрестә 5 бала катнашты.

Яр Чаллы шәһәренең  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Шатлык, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме» дигән музыкаль-күңел ачу чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International