2021 елның 9 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә фән һәм технология елын үткәрү кысаларында тәрбиячеләр белән тернәкләнү узучы балалар “Тәрәзә төбендә бакча” дигән тикшеренү эшенә “старт” бирделәр.
Бу шөгыльләнүнең максаты булып тикшененү эшенә кызыксыну уяту торды. Яктылык, җылы һәм дым ничек суганның үсешенә йогынты ясавын күзәтү өчен алар махсус савытка җир сибеп суганнар төрттеләр. Көндәлек язмалар өчен “Күзәтү көндәлеге” башладылар.
Шөгыльләнүдә 12 бала катнашты.