Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү эше кысаларында 2021 нче елның 4 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова 12 нче санлы социаль участокта 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган «Йөрәктән йөрәккә» дигән открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Максат: балаларның файдалы эшчәнлеген оештыру; игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү аша күңелле хис-кичерешләр бүләк итү мөмкинлегенә катнашу хисе тәрбияләү.
Мастер-класс башында социаль педагог балаларга тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары турында сөйләде. Бөек Җиңү көнен якынайту өчен, өлкәннәр белән беррәттән, алар өлешенә төшкән балалар тормышы турында да сөйләштеләр. Балалар, аларның бу кешеләр өчен открыткалар ясаячагын белгәч, рәхәтләнеп эшкә тотындылар. Иҗади процесс барышында балалар үзләренең әби –бабаларыннан тормышларының иң авыр чоры-Бөек Ватан сугышы турында ишеткән хикәяләре белән уртаклаштылар.
Җылы, дустанә шартларда вакыт бик тиз узды. Баш өстендә чиста күк йөзе өчен рәхмәт йөзеннән чын күңелдән эшләнгән бүләкләр алга таба акцияләр вакытында тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына тапшырылачак. Очрашу ахырында волонтерлар игелекле эшләр башкару бик күңелледигән фикергә килделәр.