«Без - кызлар арасында»

2021 елның 9 марты, сишәмбе

8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова 12 нче санлы социаль участогында 7 балигъ булмаган бала арасында 8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Без - кызлар арасында» дигән бәйрәм чарасы үткәрде.

Традицион язгы бәйрәмне каршылау җылы һәм дустанә атмосферада узды. Чарага чакырылган кызлар өчен күңелле конкурслар әзерләнгән иде, алар анда үзләренең артистлыкларын, сөйкемлелек-тыйнаклыкларын, акыллы һәм хуҗалык тота белүләрен күрсәттеләр. Кызлар бизәнү әйберләре турында табышмакларга җавап бирделәр, чит исемнәр арасында үзләренекен эзләделәр, бу бик җиңел булмады, чөнки исем кирегә таба  язылган иде, тәкъдим ителгән продуктлардан меню төзеделәр һәм башкалар. Вакыт күңелле һәм кызыклы үтте.

Бәйрәм тәмамланганнан соң кызларга бүләкләр тапшырылды. Балалар уңай энергия алдылар һәм өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International