ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2021 ел
җомга

2021 елның  26 мартында   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә ел саен уздырыла торган “Җир сәгате” акциясенә багышланган презентация дәресе узды.

Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Шалимова Фәризә, хезмәт алучылар өчен комлы әкият терапиясе буенча дәресләр үткәрелә. Тылсымлы дәресләр балаларның карашын, креативлыгын һәм әлбәттә вак маторикасын үстерә. Кызыклы әкият тарихы балаларны, бигрәк тә вакыйгалар барышына йогынты ясарга, геройларга әкиятнең уңай тарихын тәмамларга ярдәм итәргә мөмкин. Ә тагын ком белән шөгыльләнү тынычландыра һәм ял иттерә, бу кайчагында актив балалар өчен кирәк.

2021 нче елның 25 нче мартында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина 5 ата-ана өчен «Манго» матурлык салонына баруны оештырды.

  Түбән Кама «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында «Чикләр» темасына социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 бәйле гаилә әгъзасы өчен «Ябык әйләнештән чыгу» клубында  дәрес үткәрде. Максат: үз чикләрен саклау һәм башкаларның чикләрен үтәү күнекмәләрен булдыру.

В ЦРИ «Изгелек» г. Набережные Челны специалист по комплексной реабилитации  Галия Петрова провела мастер-класс «Народная кукла» для получателей социальных услуг.

25.03.2021 елда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Күн мәдәният йортында китапханә мөдире Зарипова Р.Г. белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен «Туган Тел – күңел теле» темасына түгәрәк өстәл оештырдылар.

2021 нче Туган телләр һәм халык бердәмлеге  елы. Бу  уңайдан, "Наз" социаль - тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен "Тел - халыкның җаны" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Реабилитантлар рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар, милли җырлар җырладылар. Чара барышында катнашучылар туган телнең роле турында үз фикерләрен әйттеләр. Мондый чаралар туган телгә мәхәббәт һәм башка телләргә карата хөрмәт тәрбияли.

Агымдагы елның 25 мартында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Чепья зонасыннан өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны караучы социаль хезмәткәрләр һәм туганнар өчен «Өлкәннәр һәм  инвалидларны карау мәктәбе» йомгаклау дәресе үткәрделәр. Дәреснең темасы: «Өй шартларында гади манипуляцияләргә өйрәтү. Реабилитация чараларының һәм авыруларны карау предметларының роле һәм әһәмияте.». Курс ахырында укучыларга сертификатлар тапшырылды.

2021 елның 24 мартында Питрәч муниципаль районында дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Кайгырту» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегенең дознователе белән берлектә, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, күп балалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен йорт хуҗалыкларында автоном янгын хәбәрчеләренең эшчәнлеген тикшерү максатыннан рейд оештырдылар. Ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары язылган буклетлар һәм белешмәлекләр тапшыру белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде.

25 март көнне «Яшь атлетлар» программасы буенча Махсус Олимпиада кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен"дигән спорт чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International