"Туган Тел-күңел теле" темасына түгәрәк өстәл. Питрәч муниципаль районында «Кайгырту» үзәге

2021 елның 26 марты, җомга
25.03.2021 елда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Күн мәдәният йортында китапханә мөдире Зарипова Р.Г. белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен «Туган Тел – күңел теле» темасына түгәрәк өстәл оештырдылар.
Чара барышында китапханә хезмәткәре Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү максатыннан 2021 нче ел Туган тел һәм Халык бердәмлеге елы дип танылды, шулай ук тел – тарих, мәдәният, телсез халык булмаячагын билгеләп үтте. Шуңа күрә туган телеңне сакларга, өйрәнергә, үстерергә, баетырга кирәк. Чарада катнашучылар төрле халыкларның китаплары күргәзмәсе белән таныштылар. Чара ахырында татар мәкальләрен һәм әйтемнәрен белү буенча конкурс үткәрелде.
Чара бик җылы һәм дустанә атмосферада үтте. Карамактагылар рәхәтләнеп ял иттеләр, аралаштылар, үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмәтләр белделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International