2021 елның 26 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә ел саен уздырыла торган “Җир сәгате” акциясенә багышланган презентация дәресе узды.
Дәреснең максаты, балаларда чүлләрнең табигый зонасы турында күзаллауларын формалаштыру, чүл үсемлекләренең һәм хайваннарының кайбер вәкилләре турында белемнәрен ныгыту торды.
Дәрес башында балалар Сахара чүле турында шигырьләр тыңладылар һәм видео ролик карадылар.Дискуссия барышында балалар чүлләрнең билгеләрен, анда нинди хайваннар һәм үсемлекләр тормышын билгеләп үттеләр.Шулай ук аларның коры, эссе шартларда ничек исән калулары турында белделәр.
Дәрес ахырында тәҗрибә ярдәмендә балалар ничек чүлләрдә давыллар барлыкка килүен һәм су белән нәрсә булуын белделәр. Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
Дәрестә 15 кеше катнашты.