Янгын белдерүчеләрне тикшерү буенча рейдлар. Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» учреждениесе

2021 елның 26 марты, җомга

2021 елның 24 мартында Питрәч муниципаль районында дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Кайгырту» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегенең дознователе белән берлектә, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, күп балалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен йорт хуҗалыкларында автоном янгын хәбәрчеләренең эшчәнлеген тикшерү максатыннан рейд оештырдылар. Ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары язылган буклетлар һәм белешмәлекләр тапшыру белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International