ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2021 ел
җомга

      26.03.21 ел, җомга.

2021 ел Россиядә фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Бүген безнең картлар һәм инвалидлар интернат-йорттында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Д.И. Менделеев - бөек галим һәм химик» дип исемләнгән танып-белү сәгате оештырылды. Чара барышында социаль хезмәт алучылар галимнең биографиясен тыңладылар, аның нинди тармакларда ачышлар ясаганын белделәр,  Д.И. Менделеев тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштылар. Аларга бигрәк тә Бондюж поселогының Менделеев хөрмәтенә Менделеевск шәһәре  дип исемләнүе күңелләренә хуш килде.  Чөнки социаль хезмәт алучылар арасында тормышлары шул төбәк белән бәйле яшәүчеләр бар. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

 

2021 нче елның 25нче мартында тәрбияче Халикова В.В. мәктәп яшендәге балалар белән, үз иленең героик мөнәсәбәтенә хөрмәт тәрбияләү һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә хатын-кызларның керткән өлешен күрсәтү максатыннан, «Кызыл Шәрык» мәдәният йорты белән берлектә  «Сугыш хатын-кыз өчен  түгел» дигән темага әңгәмә үткәрде.

Максат: ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, үз илеңнең героик үткәненә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.14 кеше катнашты.

2021 нче елның 26 нчы марты көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева шәһәр халкы өчен «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» дигән акция үткәрде. Максаты: наркотикларга каршы дөньяга караш формалаштыру, наркомания таралуны кисәтү, наркотик матдәләрне явыз ният белән куллануга һәм сатуга каршы тору.

23 март көнне, фән һәм технологияләр елы кысаларында, безнең приютта тәрбияләнүчеләр өчен «Россиядә фән казанышлары» дип исемләнгән кызыклы чара үткәрелде. 

2021 нче елның 25 нче марты көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова “Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру”  технологиясе кысаларында “Мин интернетта куркынычсыз эш турында нәрсә беләм?” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: интернет челтәрендә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре, интернет һәм мобиль элемтә челтәрендәге хокукка каршы кул сузудан саклау ысуллары турында белемнәрне ныгыту; интернет челтәрендә үзләренең виртуаль дусларын кыерсытмыйча гына, зарарлы һәм куркыныч мәгълүматлардан ничек котылырга икәненә, интернет челтәрендә ничек аралашырга кирәк икәненә өйрәтү.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык гореф-гадәтләре елы кысаларында 2021 нче  елның 24 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова сәлмәтлекләре чикле булган 8 бала өчен Халыклар дуслыгы йортына экскурсия оештырды. Максаты: Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре, милли костюмнар белән танышу, төрле эшчәнлек төрләренә җәлеп итү аша үз-үзеңне тоту.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе
25 март көнне Югары Утар балалар йорты - интернатында эшләүче хезмәткәрләр балалар белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрделәр.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә М.И. Родинаның «Бусоград» уен технологиясе бик популяр. Методиканы куллану гади,    матди чыгымнар таләп итми. Педагог үз эшендә төп материал булып төрле-төстәге мәрҗәннәр  куллана.

25 нче март көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмеченрләр «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Сәлам, Интернет» дигән танып-белү дәресе үткәрелде. Чарада балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

24 март көнне Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Креатив» клубы җитәкчесе Инза Калугина «Ташлар дөньясы»дигән темага төркемле дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International