25 март көнне «Яшь атлетлар» программасы буенча Махсус Олимпиада кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен"дигән спорт чарасы узды.
Балалар иртәнге гимнастика ясарга өйрәнделәр, спорт һәм туклану турындагы сорауларга җавап бирделәр, туп белән уйнадылар. Тәрбияләнүчеләр сәламәт яшәү рәвеше — тиешле туклану, физик әзерлек һәм авыруларны профилактикалау ярдәмендә сәламәтлекне ныгыту максаты белән аерым кешенең яшәү рәвеше икәнлеген белделәр.
Балалар бик теләп яңа белемнәр алдылар һәм аларны практикада кулландылар.