"Тел - халыкның җаны" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә

2021 елның 26 марты, җомга

2021 нче Туган телләр һәм халык бердәмлеге  елы. Бу  уңайдан, "Наз" социаль - тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен "Тел - халыкның җаны" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Реабилитантлар рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар, милли җырлар җырладылар. Чара барышында катнашучылар туган телнең роле турында үз фикерләрен әйттеләр. Мондый чаралар туган телгә мәхәббәт һәм башка телләргә карата хөрмәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International