Агымдагы елның 25 мартында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Чепья зонасыннан өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны караучы социаль хезмәткәрләр һәм туганнар өчен «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» йомгаклау дәресе үткәрделәр. Дәреснең темасы: «Өй шартларында гади манипуляцияләргә өйрәтү. Реабилитация чараларының һәм авыруларны карау предметларының роле һәм әһәмияте.». Курс ахырында укучыларга сертификатлар тапшырылды.