Яр Чаллы шәһәренең « Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Халык курчаклары» дигән темага мастер-класс

2021 елның 26 марты, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова социаль хезмәт алучылар өчен «Халык курчаклары» дигән темага мастер-класс үткәрде.

Мастер-классның максаты: иҗатның яңа төрләре белән танышу һәм декоратив-гамәли иҗатта халык традицияләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

      Халык курчаклары традицион мәдәниятнең бер өлеше булып тора. Борынгы заманда  күп кенә бәйрәмнәрдә һәм йолаларда чүпрәктән ясалган курчаклар зур роль уйнаган һәм алар бәхет, игелек, иминлек, нәсел дәвамы символы булып та торганнар.   Аны ясау бик гади: өлге  таләп итми, шуңа күрә бердәм технологик процесс һәрвакыт индивидуаль нәтиҗә бирә.

       Мастер-класста катнашучылар халык курчакларының тарихы белән таныштылар. Белгеч курчакларның төрле төрләрен күрсәтте һәм аларны ясауның эзлеклелеген аңлатты. Социаль хезмәт алучылар иҗади рәвештә үзләре курчак ясадылар. Төп үрнәк буенча эшләнгән курчаклар охшаш килеп чыкты, әмма шул ук вакытта бер үк төрле булмады. Курчаклар, кешеләрнең үзләре кебек үк, индивидуаль, характерлы, кабатланмас үзенчәлекле булып чыктылар.

       Мастер-класста унбер кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International