«Манго» матурлык салоныны

2021 елның 26 марты, җомга

2021 нче елның 25 нче мартында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина 5 ата-ана өчен «Манго» матурлык салонына баруны оештырды.

Салонда эшләүче осталар әти-әниләрне ачык йөз белән каршы алдылар, чәчләрнең төрен, нинди прическа кирәк икәнлеген белеп, эшкә керештеләр. Клиентларның чәчләре тиешенчә киселгән, алар осталарга бушлай ярдәм итү мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр, ә социаль педагог аларга «Веста» Үзәге исеменнән рәхмәт хаты тапшырды, хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм алга таба да уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International