«Тормыш җиллэре»

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында 2021 нче елның 28 нче мартында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 гаиләгә Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Иркәнең «Халык иҗаты Йорты» нда «Тормыш җиллэре» дип аталган концертына хәйрия алып баруны оештырды.

«Тормыш җиллэре» концерт программасы Туган як, туган тел, туган кешеләр турында тирән мәгънәле татар җырларыннан торды. Тамашачылар таныш булган җырларга кушылып җырладылар, биеделәр. Концерттан ата-аналар һәм балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International