Гаилә, аналык, ата-ана һәм балачакны саклау мәсьәләләре буенча ведомствоара хезмәттәшлек эше кысаларында 2021 нче елның 29 нчы марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Светлана Ежова “Гаилә әлифбасы “без”дән башлана” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.
Дәрес башында психолог катнашучыларга “Уңышлы йорт” уенын башкарырга тәкъдим итте (катнашучыларның бурычы: чират буенча танышу һәм катнашучыларга аларның бәхетле йортында һичшиксез булырга тиешлеген әйтү). Аннан соң “Йорт төзү”, “җиде+мин” күнегүләрен үтәделәр. Әлеге биремнәр кешенең үзеннән – үзе генә түгел, ә гаилә системасында булуын аңларга мөмкинлек бирде.
Аннары психолог катнашучыларга өй биреме бирде: кәгазь битләрендә алар үзләренең аралашу сыйфатын яхшырту максатыннан үзләренә алыначак мәгълүматны язарга. Чөнки үзара аңлашуга, бердәмлеккә ирешергә теләгән пар үз мөнәсәбәтләре өстендә эшләячәк һәм чын-чынлап аралашуның, аңлашуның кирәклеген аңлаячак.
“Кызыклы-файдалы” йомгаклау даирәсендә “Җиде+мин” биременең катнашучыларга гаиләдәге мөнәсәбәтләр алар теләгәнчә генә һәм уйлаганча гына төзелмәве турында ачык итеп сөйләве ачыкланды.