Тортның нәрсә икәнен белмәгән кеше юктыр. Әгәр бу тәм-том үз кулларың белән әзерләнгән булса, икеләтә ләззәт китерәчәк.
25 нче март көнне "Сладкоежка" түгәрәгендә безнең приютта тәрбияләнүчеләр торт әзерләделәр.
Балалар алъяпкычлар киенеп, үзләрен чын пешекчеләр итеп тойдылар, бер-берсенә ярдәм итеп торт ясадылар.
Торт әзер булгач, чәй эчтеләр. Үз куллары белән әзерләнгән торт бигрәк тә тәмле иде.