ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның  29 мартында   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Беренче чәчәкләрдә кунакта” дигән танып- белү дәресе узды.

Яңа Чишмә районында “Олы буын” федераль проекты“Демография” милли проекты кысаларында, диспансеризация һәм профилактик тикшеренү үтәр өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәкләрне,  Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсенә китерү дәвам итә.

Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Без төрле халыкларның балалары, дуслык турында хыялланабыз» дигән музыкаль-күңел ачу чарасы уздырдылар. Максаты: Татарстан Республикасында яшәүче халыклар турында күзаллауны формалаштыру, төрле милләт кешеләренә толерант мөнәсәбәт тәрбияләү.

«Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Демография» милли проектын «Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты» гамәлгә ашыру кысаларында озак вакыт тәрбияләү системасын гамәлгә кертү буенча актив эш алып барыла.

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 2021 нче елның 25 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Светлана Ежова 5 балигъ булмаган бала арасында «Аңлауга юнәлеш» курсы кысаларында «Йолдызлы ил» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: үз-үзеңне танып белү сәләтен арттыру, үз сыйфатларын һәм төркемдә катнашучыларның сыйфатларын бәясез кабул итү күнекмәләрен булдыру.

2021 елның 24 мартында, Яңа Чишмә районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, чираттагы социаль-реабилитация консилиум утырышы үткәрелде. 

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «күңел буяулары «Арт-терапия» грант проекты технологиясен гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.

23 марта Баулы районы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәитгәрәева Ләйсән, балигъ булмаган балалар белән арт - терапия методикаларын кулланып, иҗади эшчәнлек аша конструктив аралашу күнекмәләрен үстерү дигән төркемле дәрес үткәрде.

28.03.2021 елда Алексеевск муниципаль районында «Забота» приюты тәрбиячесе Анисимова М.А. заманча һөнәрләр дөньясы турында күзаллау формалаштыру максатыннан кече мәктәп яшендәге балалар белән «Кеше-техника төрендәге һөнәрләр» дигән  кече мәктәп яшендәге балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча теоретик дәрес үткәрде.

Дәрестә 8 кеше катнашты.

     26.03.21 елда мәктәп яшендәге  балалар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару хезмәтендә экскурсиядә булдылар.

 Максат: тәрбияләнүчеләрне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре эше белән таныштыру; балаларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының заманча функцияләре белән таныштыру. 12 бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International