Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Муса Җәлил һәйкәленә сәяхәт.

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

29 нчы март көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор Гыйлманшина З.Р. туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган Муса Җәлил һәйкәленә сәяхәт оештырды.

Җәлил бистәсе герой-шагыйрь Муса Җәлил хөрмәтенә аталган. Безнең бистәдә иң истәлекле урыннарның берсе- Муса Җәлил һәйкәле һәм музее. Һәйкәл 1968 елда төзелгән. Һәйкәл авторы Нәүфәл Адылов.

Сәяхәттә  социаль хезмәтләрдән файдаланучылар татар шагыйре тормышыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр, өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар актив рәвештә шигъри-биографик викторина сорауларына җавап бирделәр, ә шагыйрьнең шигырьләрен укырга теләүчеләр һәр кешене татар һәм рус телләрендә юллар белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International