Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 36 гаиләгә халыклар дуслыгы йортында күрсәтелүче «Үз-үзеңә ышан» дигән театраль-музыкаль тамаша оештырды. Максат: мәдәнияткә кызыксыну уяту, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрендә һәркемнең роле зур булуын аңлату, үз-үзеңә, үз хыялыңа ышану.
«Үз-үзеңә ышан» музыкаль тамашасы матур хореографик постановкалар, җырлар белән иҗади, талантлы балаларның үз максатларына кыю рәвештә барулары турында сөйләде. Каршылыкларны җиңеп, төп герой шундый ук акыллы егетләр белән таныша һәм алар бер-берсенә ярдәм итеп, үз хыялларын тормышка ашыралар. Бөтен театр куелышы бер сулышта узды, тамашачыларда уңай эмоцияләр калдырды һәм күпләрне үз хыяллары, үз максатлары һәм кыенлыклары турында уйланырга мәҗбүр итте. Спектакль ярдәмендә ата-аналар үз баласына үз хыялларына ирешүдә ничек ярдәм итәргә, ә балигъ булмаган балалар барлык каршылыкларны да җиңеп, үз максатларына барып җитәргә мөмкин икәнлеген күрә алдылар. Үз-үзеңә ышанырга гына кирәк.
Ахырда чакырылган кунаклар тамашага соклануларын белдерделәр һәм оештыручыларга һәм актерларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.