«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Актив рәвештә озак яшәү серләре» дигән темага мастер-класс

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Актив рәвештә озак яшәү серләре» дигән темага мастер-класс үткәрде.

      Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларны когнитив функцияләр үстерүче япон башваткыч уены белән таныштыру.

     Социаль хезмәт алучыларга җиде яссы формадан билгеле рәвештә үрнәкләргә карап, хәреф, сан, кеше һәм хайван фигураларын кушу тәкъдим ителде.

     Мастер класс барышында социаль хезмәт алучылар гади геометрик сынны катлаулыга әйләндереп җыяр өчен  күп уйладылар һәм баш ваттылар. Әлеге уенда социаль хезмәт алучыларга аеруча сан, фил, кеше  фигуралары ясау ошады.

     Социаль хезмәт алучылар чарада бик  теләп һәм актив рәвештә катнаштылар, кәефләре яхшырды, тормышта яшәү hәм эшләү сәләтләре артты.

     Чарада дүрт кеше катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International