Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Алинә Сабирова үз эшендә «Унайлы мөхит»дәүләт программасы кысаларында реализацияләнгән арт-терапия чарасы буларак «Үтә күренмәле мольберт» ны актив куллана.
«Үтә күренмәле мольберт» күп кенә психологик проблемаларны хәл итүнең нәтиҗәле ысулы булып торган арт-терапия дәресләре өчен махсус эшләнгән. Үзенең иҗади мөмкинлекләрен, фантазияләрен ачу өчен бала мольбертта төрле төстәге су маркерлары, гуаш, бармак буяулары , мамык таякчыклары, теш щеткалары һәм башка әйберләр белән ясый ала. Әлеге җиһазларны үзәкнең психологы , балаларның игътибар концентрациясен, тырышлыгын үстерү өчен , уен һәм сүз алымнарын кулланып сөйләмне үстерү өчен дә кулланалар: шигырьләр уку, җырлау, табышмаклар әйтү, уңай эмоциональ хисләр булдыра һәм материал үзләштерүгә ярдәм итә.
Белгеч билгеләп үткәнчә, тәрбияләнүчеләр белән дәресләрдә үтә күренмәле мольбертны куллану аларда коммуникатив күнекмәләрнең үсешенә ярдәм итә, тискәре эмоциональ реакцияләрне һәм аларның чагылышларын киметә, эмоциональ фонны тотрыкландыра, бала үз теләкләрен белдерергә өйрәнә, рәсем барышында баланың киреләнүе, куркулары, комплекслары бетә, үз-үзенә ышанычы арта һәм аралашучанлыгы үсә.