7 нче һәм 9 нчы июньдә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен уздырылган сабантуй вакытында Тукай муниципаль районының "Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Алия Фархетдинова наркотик һәм психоактив матдәләрне куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән “Наркотикларга юк дип әйтүнең ун сәбәбе” дигән акция уздырды.
Көчәя барган наркоманиягә каршы көрәшү өчен, яшүсмерләр арасында күбрәк агарту һәм профилактик эшләр үткәрергә кирәк, Нәкъ менә шуңа күрә, 2019 елның 13 маенда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә 24 социаль хезмәт алучылар өчен лекция-әңгәмә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча тренинг үткәрелде.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия көненә багышланган берничә чара узды
12 июньдә бөтен ил буенча Россия көне билгеләп үтелә, безнең интернат та читтә калмады. Россия көне-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы.
12 июнь-иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәм-Россия көне. Бу бөтен рус халкы өчен үзенчәлекле көн- горурлык көне. Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат - йортында шушы истәлеклекөнгә багышланган бәйрәм чаралары узды. Социаль эш буенча белгеч Э. С. Батталова барысын да Россиянең туган көне белән котлады, бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде, Туган ил турында матур шигырьләр укыды. Социаль хезмәт алучылар "Иң танылган рус кешесе" дигән викторина сорауларына актив рәвештә җавап бирделәр, " Подскажи словечка» уенын уйнадылар . Бу уенда Ватан турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Туган ил, туган як турында җырлар җырладылар. Соңыннан бергәләп Тынычлык күгәрчене шаблонын бизәделәр. Чара бик күңелле узды.
Бәйрәм атмосферасын, үз илең өчен горурлык хисе тудыра торган рухи күтәрелеш булдыру өчен 2019 елның 12 июнендә «Яр Чаллының картлар һәм инвалидлар йорты» Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Россия көненә багышланган «Бердәмлектә көч» дигән концерт узды.
"Кама таңнары» приютында Россия көне чын-чынлап бәйрәм һәм бай эчтәлекле узды.
Ах, бу тылсымлы цирк дөньясы …
Фокуслар турында сөйләгәндә, кагыйдә буларак, без балачакны, цирк һәм матур могҗизалар белән тамашачыларны шаккаттыручы цилиндрдагы иллюзионистны искә алабыз. 12 июньдә “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе кызлары һәм малайлар нәкъ менә шундый серле атмосферага чумдылар. Юрий Никулин исемендәге Мәскәү циркы директоры Ирина Васильевна Дерябина чакыруы буенча, алар тылсымлы цирк иленә эләктеләр. Балалар зур кызыксыну белән Аюның юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүен карадылар. Диңгез арысланнары, пудельләр, кәҗә чыгышлары балаларны сокландырды. Балалар барлык артистларга да кул чаптылар.

11 июнь көнне Норлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия көненә багышланган тантаналы чара узды.
Россия көне-илебездә иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Ул төрле буын кешеләрен, төрле милли мәдәниятләрне һәм төрле дин вәкилләрен берләштерә, Россиянең барлык гражданнарын берләштерә.