Бәйрәм атмосферасын, үз илең өчен горурлык хисе тудыра торган рухи күтәрелеш булдыру өчен 2019 елның 12 июнендә «Яр Чаллының картлар һәм инвалидлар йорты» Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Россия көненә багышланган «Бердәмлектә көч» дигән концерт узды. Социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котларга Даниловлар һәм Ершовлар гаиләләре килде.
Данилов Сергей кызы Настя белән һәм социаль хезмәт алучы Лезина Л.П., Сергей һәм Надежда Ершовлар А. Пахмутова һәм Н. Добронавов җырлары белән чыгыш ясадылар.
Концерт барышында интернат-йортта яшәүчеләр Россия көнен билгеләп үткәрелә торган традиция белән таныштылар. Кече һәм зур Ватанга карата патриотик хисләр белән бердәмлекне тойдылар.