“Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Наркотикларга юк дип әйтүнең ун сәбәбе” дигән акция уздырды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

         7 нче һәм 9 нчы июньдә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен уздырылган сабантуй вакытында Тукай муниципаль районының "Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Алия Фархетдинова наркотик һәм психоактив матдәләрне куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән “Наркотикларга юк дип әйтүнең ун сәбәбе” дигән акция уздырды.

         Акциянең максаты - яшьләрне психоактив матдәләрне куллануның тискәре йогынтысы белән таныштыру, буклетлар тарату.

        Акциянең төп бурычлары: балалар һәм яшьләр арасында наркотик матдәләр куллануны кисәтү; сәламәт яшәү рәвеше алып баруны формалаштыру; наркомания проблемасы белән очрашкан гаиләләргә психологик һәм башка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган мәгълүматны тарату.

        Акциядә 130 дан артык балигъ булмаган бала һәм 180 ата-ана катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International