Бүген 12 июньдә бөтен ил иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе-Россия көнен бәйрәм итә. Бу-азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм барлык кешеләрнең закон һәм гаделлек нигезендә ризалык бәйрәме.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия көненә багышланган берничә чара узды.
Биредә яшәүчеләргә патриотик характерда булган нәфис фильмнар күрсәтелде. Бүген «Яратам сине, минем Россия!» дигән бәйрәм концерты узды, анда хезмәткәрләр дә һәм социаль хезмәтләр алучылар да катнашты, ул традицион рәвештә бию флеш-мобы белән тәмамланды. Теләүчеләр гомумшәһәр бәйрәм чараларында да катнаштылар.