12 июньдә бөтен ил буенча Россия көне билгеләп үтелә, безнең интернат та читтә калмады. Россия көне-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы.
Әлеге чараның максаты-балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, үз Ватаннарына карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү иде. Чараның төп бурычы балаларны кызыксындыру һәм әлбәттә, аларның танып-белү сәләтен арттыру иде.
Иң элек балаларга бу бәйрәмнең барлыкка килүе турында сөйләнелде, чөнки ул илебездә иң яшь бәйрәм булып санала. Ә балалар, үз чиратында, дәүләт символикасы буенча белемнәрен күрсәттеләр, «герб», «флаг», «гимн»сүзләрен аңлаттылар. Зур кызыксыну белән Россия, Татарстан турында видеороликлар карадылар. Балалар Россия символикасы төшерелгән пазллар төзеделәр, рәсемнәр ясадылар.
Чара ахырында балаларга "Крепость: щитом и мечом" дигән патриотик мультипликацион фильм карадылар.
Патриотик сәгать ахырында балалар Россия Федерациясе гимнын тыңладылар. Барлык катнашучылар да канәгать калды һәм яхшы кәеф алды.